Шәһри Казан

Туристлар “Казан Кремле”н сайлый

"Казан Кремле" музей-тыюлыгы Россиянең иң популяр 10 мәдәни объекты исемлегенә кертелгән һәм 7 нче урынны яулаган. "TripAdvisor" сайты уздырган уздырган сораштырулар буенча әнә шундый нәтиҗәләр ясаганнар.

Сайтта калдырылган фикерләр буенча, туристларны Кол Шәриф мәчете, Благовещенск соборы, "Сөембикә" манарасы һәм "Казан Эрмитаж"ы, Татарстанның табигый тарих музее җәлеп итә икән. Ел башыннан алып "Казан Кремле"ндә 930 лап турист булган, дип хәбәр итә "Казан Кремле" музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: