Шәһри Казан

Туристлар Үзбәкстанга чаңгы шуарга йөри

Элек союздаш республика булган Үзбәкстан белән Россия арасында узган ел товар әйләнеше 6 миллиардтан узып киткән. Биредә, әлбәттә, Татарстанның да өлеше зур. Бүгенге көндә ике республика төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итә: нефть һәм газ, нефтехимия, текстиль, фармацевтика, машина төзү, шулай ук көндәлек товарлар һәм җиләк-җимеш белән сату итү.

Үзбәкстанның Казандагы генераль консулы Фәриддин Насриев сүзләренчә, Татарстан белән Ташкент өлкәсе арасында бик яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан. Эре проектларга килгәндә, бу өлкәдә КамАЗ автогигантының җыю пункты ачылган, якын арада аның икенче линиясен сафка басачак. Йөк машиналарының беренче партиясе Үзбәкстанның үзендә реализацияләнсә, киләчәктә аларны тирә-күрше илләргә сату күздә тотыла. “Татнефть” җәмгыяте белән тыгыз элемтәләр урнаша, Ташкент өлкәсендә һәм башкаланың үзендә ягулык станцияләре ачылган.

Мәгълүм булганча, Татарстанда Үзбәкстаннан килүчеләр шактый, дипломат әйтүенчә, аларның саны 85 меңнән артып китә. Шуларның 3 меңнән артыгы – студентлар. Фәриддин Насриев аларның биредә укып, югары квалификацияле белем алуларын хуплый. Татарстанга чит илләрдән килеп укучы студентлар арасында алар болай да беренче урында бара, киләчәктә бу санны тагын арттыру күздә тотыла.

Ике республика мәдәният-сәнгать өлкәсендә хезмәттәшлек итә. Былтыр Казанда - үзбәк киносы, быел исә Үзбәкстанда татар киносы көннәре узган. Киләчәктә уртак хезмәт - “Сөмбел” нәфис фильмы дөнья күрәчәк.

Консул әйтүенчә, Үзбәкстанда туризм өлкәсе бик нык үсеш алган. Элек бу республиканы традицион туризм урыны дип кабул итсәләр, хәзер исә аның юнәлешләре төрле. Республикада тарихи урыннар, һәйкәлләр бик күп, кайбер шәһәрләргә берничә мең ел  - болар бит ачык һавадагы музейлар, ди дипломат. Күбебез Үзбәкстанны җылы, кыш булмый торган як дип күзаллыйбыз, әмма анда заман таләпләренә җавап бирүче чаңгы шуу комплекслары эшләп килә һәм алардан ел әйләнәсенә туристлар өзелми икән.

Реклама

Очрашуда Фәриддин Насриев тиздән Үзбәкстанда законнар чыгару палатасына булачак сайлаулар турында да сөйләде. Әлеге сайлауларда Үзбәкстанның чит илләрдә яшәүче гражданнары да катнаша ала. Барлык консуллыкларда сайлау участоклары ачылган һәм теләге булган бөтен Үзбәкстан гражданнары тавыш бирә ала.       

 

Фото: Татар-информ 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: