Шәһри Казан

Туризм комитеты җитәкчесе Сергей Иванов чемпионат кунакларына самолетка билетларын кире тапшырып, 5-7 көнгә калырга һәм республика белән танышырга чакырды

Ул республикада бөтен туризм обектларының һәркем өчен кызыклы булуын һәм анда яшәүче милләтләрнең гореф-гадәтләре, милли үзенчәлекләре белән таныштырган яңа экскурсия маршрутлары барлыкка килүен хәбәр итте.

Әйтик, Лаеш районында рус, татар, керәшен авыллары буйлап экскурсия оештырыла.

Биектау районының Ямаширмә авылына барып та татар тормышы белән танышып була.

Реклама

- Туристлар мастер-классларда милли сувенирлар әзерләргә, милли ризыклар пешерергә өйрәнә. Авылда хәтта кунып та калырга мөмкин, - дип сөйләде ул "Казан экспо"да узган матбугат очрашуында.
Яшел Үзән районындагы ачык һавадагы музейны да искә алды спикер.

Журналистлар белән очрашуда катнашкан "Яңарыш” фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова Вордскиллс кунакларының республиканың билгеле туристлык объектларында булуларын хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Казанның меңьеллыгына багышланган тантаналы чараларга килүчеләр өчен нибары берничә экскурсия генә оештырылган, хәзер исә туристларга күрсәтерлек объектлар елдан-ел арта.

Болгар һәм Зөя утрау шәһәрчеге исә музейларга байып тора. Болгарда ачылган "Кол Гали" кунакханәсенең дә популяр булуын ассызыклап үтте ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: