Шәһри Казан

Тынычланмагыз: балаларда ис сизмәү киң таралган симптом түгел

Коронавирус инфекциясенең балаларда киң таралган симптомнары – температура һәм ютәл.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Александр Гореловка сылтама белән хәбәр итә.

COVID-19 йоктырган балигъ булмаган кайбер пациентларда ашказаны белән бәйле проблемалар да очрый

Александр Горелов билгеләп үткәнчә, ашказаны-эчәклек трактына бәйле проблемалар коронавирус йоктырган балаларның ике процентында очрый. Ис сизмәү алай ук киң таралган симптом түгел. Кече яшьтәге балаларда бу симптомның бармы-юкмы икәнлеген аңлавы кыен, чөнки алар моны үзләре аңлата алмый, дип өстәде Горелов.

Реклама

Американың CDC медицина регуляторы хәбәр иткәнчә, коронавирус вакытында балигъ булмаган балаларда сирәк очрый торган, әмма катлаулы өзлегү (балаларда системалы ялкынсыну, яки Кавасаки синдромы) күзәтелә. Нәтиҗәдә, баланың температурасы күтәрелергә, тәненә тимгел чыгарга, эче авыртырга, косарга мөмкин.

Шулай ук кызып китүчәнлек, сүлпәнлек, эч китү, конъюнктивит, муенда лимфа төеннәренең зураюы, иреннәр ярылу һәм тел кызару, кул һәм аяк табанының шешүе кебек симптомнар да күзәтелүе ихтимал.

Чыганак: Татар-информ

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: