Шәһри Казан

Каракны танырга ярдәм ит: бер хатын-кыз Казанның 9 кешесен алдаган

Казан полициясе шәһәрдә яшәүче 37 яшьлек хатын-кызның җинаятьчел гамәлләреннән зыян күрүчеләрне эзли. Тикшерү ачыклаганча, карак кыз төрле товарлар сату тәкъдиме белән 9 казанлыны алдаган.

Казан полициясе шәһәрдә яшәүче 37 яшьлек хатын-кызның җинаятьчел гамәлләреннән зыян күрүчеләрне эзли. Тикшерү ачыклаганча, карак кыз төрле товарлар сату тәкъдиме белән 9 казанлыны алдаган.

Бу хакта Казан мэриясенең рәсми порталында хәбәр ителә.

Узган ел ахырында Казан полициясенә Авиатөзелеш районында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Гаризаларда алар акчалары урланган очракларның охшаш булуын күрсәткән.

Реклама

Җинаять эшләре материалларыннан күренгәнчә, зыян күрүчеләр социаль челтәрләрнең бер төркемендә теркәлгән, анда таныш булмаган хатын отышлы бәядән төрле товарлар сатып алырга тәкъдим иткән. Заказ ясап, сатып алучылар бирәсе акчаның бер өлешен алдан түләп куйган, йә сатып алган өчен тулысынча түләгән һәм билгеләнгән көнне заказлар алган. 2019 елның октябреннән башлап, шик астындагы кеше килешенгән срокларны боза башлый, ә күчерелгән акчаларны кире кайтармый. Шул ук вакытта һәр очракта да, вакытны сузып, төрле сәбәпләр уйлап тапкан. Шулай ук җинаятьченең төрле фамилияләр куллануы да мәгълүм.

Зыян күрүчеләргә китерелгән матди зыянның гомуми суммасы 170 мең сумнан артып китә. Хәзерге вакытта тикшерү органнары «Караклык» маддәсе буенча 9 җинаять эше кузгаткан.

6-нчы февральдә тәртип сакчылары шәһәрдә яшәүче 37 яшьлек хатынны тоткарлаган, ул үз гаебен тулысынча танымаган һәм урланган акчаларны зыян күрүчеләргә кайтарырга вәгъдә иткән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Полициянең шик астындагы ханымның шәһәр территориясендә кылынган башка караклык очракларына катнашы бар дип уйларга нигезе бар. Шикләнелүченең гамәлләреннән зыян күргән кешеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең кизү бүлегенә телефон аша мөрәҗәгать итә алалар: +7(843)291-48-21, «Авиатөзелеш» полиция бүлегенең кизү бүлегенә +7(843) 221-45-02 яки 02 (020) номеры буенча.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: