Шәһри Казан

Ульяновскидагы атом-төш һәлакәте турындагы мәгълүмат дөресме?

Гадәттән тыш хәләр министрлыгында Ульяновскидагы атом-төш авариясе турыдагы мәгъүматны инкарь иттеләр, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте.

Соңгы көннәрдә социаль челтәрләрдә  Димитровградта атом реакторы шартлавы хакындагы хәбәр белән видео таралды. Татарстанга да куркыныч яный, тәрәзәләрегезне бүлмә җилләтергә ачмагыз, дигән эчтәлектәге хат тиз арада таралып, күпләрне шомга салды.

Реклама

Чынбарлыкта бернинди шартлау да булмаган. Ә "популярлашып" өлгергән видео Комсомольске-на-Амуреда 2018 елда нефть эшкәртү заводында чыккан янгын вакыиында төшерелгән булган.

Ялган хәбәр таратучылар әлеге гамәлләре өчен җинаять җаваплылыгына тартылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: