Шәһри Казан

Унитазда одеялга кадәр бар

Өйгә иң еш килә торган хезмәткәр сантехниктыр мөгаен.

Казанның канализация челтәрләрендә унитазларның чүп-чар белән тыгылуы буенча көненә уртача 54 очрак теркәлә икән. 2015 елның 6 ае эчендә авария диспетчерлык хезмәте 9 мең 700дән артык гариза кабул иткән. Күрәсең, халык унитазны чүп савыты урынына куллана башлаган. Һәр атна саен унитазга 50 тонна чамасы чүп-чар ыргытыла, ди.

Реклама

Бер ел эчендә аның күләме 3 мең тоннага җитә дигән сүз. Тыгылу очракларының иң еш очрый торган сәбәбе - кешеләр бөтен нәрсәне шунда ташлый, азык-төлек, төзелеш һәм көнкүреш калдыкларына кадәр ташлана, ди җаваплы хезмәткәрләр. Җиңү Проспекты урамындагы йортларның берсендә одеялга кадәр унитазга атканнар, аны ничек юып төшерә алганнардыр дип гаҗәпләнгән иде, хезмәткәрләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: