Шәһри Казан

Универсиада тәмам: 19 спортчыга – 14 медаль

3-14 июль көннәрендә Италиянең Неаполь шәһәрендә студентларның XXX Бөтендөнья җәйге Универсиадасы узды. Ярышларда дөньяның 170 иленнән 8000гә якын спортчы катнашты, 222 комплект медаль уйнатылды.

Реклама

Неапольдә Россия җыелма командасы составында Татарстанның 6 югары уку йортыннан 19 спортчы яклады. Якташларыбыз биредә 14 медаль яулады, шуларның 2се – алтын, 4 көмеш һәм 8 бронза. Шул рәвешле, татарстанлылар Россия җыелма командасына, алтын медальләр саны буенча гына Япония командасына оттырып, икенче урында урнашырга ярдәм итте. Ватандашларыбыз исәбендә барлыгы 82 медаль (22 алтын, 24 көмеш һәм 36 бронза) бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: