Шәһри Казан

Урак – экваторда, чәчү әле башлана гына

Басу-кырларда урып-җыю эшләренең кызган мәле. Озакка сузылган яңгырлардан соң көннең ачылуын түземсезлек белән көткән һәм җиң сызганып эшкә тотынган Татарстан игенчеләре уракның яртысына җитте.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 22 август иртәсенә респуб­ликада 631,8 мең гектар мәйданнан бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар суктырып алынган. Бу барлык эшнең 44%ын тәшкил итә. Гектар уңышы – 31 центнер.
План үтәлеше буенча лидерлар өчлегендә – Әлки (66%), Нурлат (61 %) һәм Зәй (58%) районнары.

Реклама

Көзге чәчүгә керешкән хуҗалыклар саны да арта бара. Кайбер районнарда көзге чәчү планлаштырылган мәйданның чирегендә башкарылган да инде.
– Көзге культуралар өчен республикада 541,3 мең гектар мәйданда җир каралган. Шул исәптән 398 мең гектарга якын мәйданда – бодай, 138 мең гектарда – арыш һәм 14,2 мең гектарда терлекләр өчен азык чәчеләчәк, – дип белдергән авыл хуҗалыгы министрлыкның игенчелекне үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов.

22 август көненә Саба районында – 3 мең (37%), Кукмарада – 3 мең (37%), Арчада – 5,6 мең (34%), Теләчедә –1,9 мең (33 %), Питрәчтә – 2,8 мең (32%), Балык Бистәсендә – 3,5 мең (30%), Биектауда – 3,5 мең (27%), Тукайда – 3,2 мең (27%) һәм Әлки районында 5,5 мең гектар (26%) мәйданда көзге чәчү эшләре башкарылган.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: