Реклама
5-8 майда Чувашстанның Комсомол районында бишенче тапкыр «Урмай-Зәлидә» төрки дөнья мәдәнияте халыкара фестивале үтәчәк.
Быел ул Чувашстанда татар хәрәкәтенең иҗтимагый-мәдәни тормышына - 30 ел, Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә - 20 ел, Чувашстан татарлары милли-мәдәни мөхтәриятенә 10 ел тулуга багышлана. 6 майда Урмай авылы мәдәният йортында фестивальне ачу тантанасы көтелә. Фестивальдә катнашучылар 7 майда төрле номинацияләрдә чыгыш ясаячак. Фестиваль 8 майда Чабаксарда Сабан туе республика милли бәйрәмендә гала-концерт белән тәмамланачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз