Шәһри Казан

Утны өзгән ачудан күршесенең гомерен өзгән

Чаллыда коммуналь түләүләр буенча берсенең бурычы 80 мең сумга җыелганлыктан утны өзгәч, тулай торакта яшәүче ике күрше арасында низаг килеп чыга. Бурычлы түләмәячәген белдергәч, ачудан икенчесе кулына пычак алып, җинаять кыла. Мәетне кая куярга белмәгән ир, ишекне бикләп, өч көн өеннән чыкмаска була. Туганы берничә көн элемтәгә чыкмагач, үлгән ирнең...

Чаллыда коммуналь түләүләр буенча берсенең бурычы 80 мең сумга җыелганлыктан утны өзгәч, тулай торакта яшәүче ике күрше арасында низаг килеп чыга.

Бурычлы түләмәячәген белдергәч, ачудан икенчесе кулына пычак алып, җинаять кыла. Мәетне кая куярга белмәгән ир, ишекне бикләп, өч көн өеннән чыкмаска була.

Туганы берничә көн элемтәгә чыкмагач, үлгән ирнең абыйсы хокук сакчыларын чакыра.Тәрәзәдән кереп, мәет белән үтерүчене бикле бүлмәдә табалар.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: