Шәһри Казан

Узган тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар арасында ике бала да бар

 Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19ның 96 яңа очрагы теркәлде, шуларның алтысы читтән кайткан кешедә ачыкланса, калганнары контактлы, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Реклама

"33 кеше хастаханәгә озатылган, 63 өйдә дәвалану ала", - дип ачыклык керттеләр ведомствода. Авыручыларның күпчелеге 30 дан алып 50 яшькә кадәрге яшь төркемендә: 30 кеше арасында ачыкланган. 50 яшьтән 60 яшькә кадәр һәм 60 яшьтән алып 70 яшькәчәләр арасында 20 һәм 19 авыру авыручы татарстанлы расланган. Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда табылган, монда чирне 56 кеше йоктырган. Башка муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Яр Чаллы алда бара - 11 очрак, Балык Бистәсе районында алты инфекцияле кеше расланган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: