Шәһри Казан

Вакытсыз гомере өзелгән Чаллы театры артисты Фәнис Сәхәбетдинов гаиләсенә ярдәм йөзеннән акча җыялар

Чаллы драматик театрының в контактедагы төркемендә вакытсыз арабыздан киткән Фәнис Сәхәбетдинов гаиләсенә ярдәм итү максатыннан акча җыю өчен махсус счет ачылуы турында хәбәр ителә.

"2018 елның 8 декабрендә безнең хезмәттәшебез, Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Фәнис Фирдәвес улы Сәхәбетдинов вакытсыз арабыздан китте. Без чиксез авыр вакытта кайгыбызны уртаклашучыларга, гаиләсенә ярдәм иткәннәргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Бүген дә, Фәниснең гаиләсенә ярдәм кулын сузарга теләп, театрыбызга шалтыратучылар бик күп. Күпләр аның өч бәләкәй баласы ятим калуы турында ишетеп беләләр. Сезнең күпсанлы теләкләрегезне искә алып, ярдәм итәргә теләүчеләр өчен счет номеры ачара булдык: Сбербанк № 639002629016010653 (картаның чикләнү вакыты 09.2021, Садыйкова Чулпан Рифкатовна, Татарстанның атказанган артисты, “Инстаграм” челтәренең администраторы, карта 8 987 285 06 01телефон номерына бәйләнгән);

Ак Барс банк № 4244369512151397 (картаның чикләнү вакыты 03.2021, Садыйкова Чулпан Рифкатовна, Татарстанның атказанган артисты, “Инстаграм” челтәренең администраторы, карта 8 987 285 06 01 телефон номерына бәйләнгән)" – дип хәбәр ителә театрның социаль челтәрдәге төркемендә.

Реклама

Фәнис Сәхәбетдинов турындагы язма: Чаллы театрының әйдәп баручы актеры Фәнис Сәхәбетдинов вафат: «Андый кешеләр озак яшәми»

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: