Шәһри Казан

Велосипед сезоны ачылды

Казанда беренчеләрдән булып велосипед сезонын балалар ачты. Традиция буенча уздырыла торган «Обгоняй-ка!» велоярышы быел Горький-Әмәт урманы паркында узды. Чарада дүрт яшьтән алып 14 яшькәчә 100гә якын бала көч сынашты.

Иң яшь катнашучыларның берсе – Тимерлан Шакиров – мондый бәйгеләрдә инде җиденче тапкыр узыша. Велосипедны кечкенәдән үз иткән ул, егылса да еламый – тора да кабат велосипед иярли. Бу өлкәдә камилләшү өчен, әти-әнисе аны велосипедта йөрергә өйрәтә торган түгәрәккә биргән. Ата-аналар балалары өчен мондый мөмкинлекләр булганга бик сөенәләр. Ярыш бер хәл, велосипедта йөрү балаларның аякларын ныгыта, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өнди, организмны ныгыта дип саный алар.

Бәйге рәсми төстә булмаса да, Идел буе чемпионаты исемен йөртә. Бу юлы да балалар арасында Казаннан гына түгел, Татарстанның башка районнарыннан да килүчеләр булган.

Реклама

«Обгоняй-ка!» – балалар, ата-аналар арасында сәламәт яшәүне пропагандалаган Казан велосипедчылары уйлап чыгарган проект. Ул 2011 елда оештырылган булган, хәзер исә спорт чарасына әйләнеп бара. Ярышта катнашу өчен велосипед һәм куркынычсызлык өчен шлем гына кирәк. Чараны оештыручыларның берсе – Анастасия Лебедева әйтүенчә, алар быел беренче тапкыр «Обгоняй-ка» сүзе язылган кубоклар булдырганнар. Мондый ярышларны, һава торышына бәйле рәвештә, ике-өч атнага бер тапкыр уздырырга ниятлиләр.

Республикада 2 меңнән артык кеше велоспорт белән шөгыльләнә. Җәй көне гаиләләре белән велосипедта табигатькә чыгучылар да җитәрлек. Авылларда да велосипедлар иң җайлы транспорт чарасы булып санала. Йөртә белү таныклыгы да кирәкми, бензин да саласы юк, сәламәтлеккә дә файдалы, ди авыл халкы.

Фото: vk.com/obgonayka

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: