Шәһри Казан

Ветеранны башта талаганнар, аннары үтереп киткәннәр

Башкортстанның Кыйгы районында фаҗигале рәвештә 100 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Иван Несмеянов үлгән.

Вакыйга урынында ЭЭМ полицейскийлары эшли. Иван Николаевичның үлеменең  беренчел сәбәбе — талаганда үтерү”, — дип язган үзенең социаль челтәрләрендә Кыйгы районы хакимияте башлыгы Зөһрә Гордиенко.

“Иван Николаевич даими рәвештә ялгызы яшәде. Хатыны мәрхүм булгач, аның  берүзе яшисе килде. Холкы шундый инде, нишләтәсең... Ике пенсионер кызлары Чиләбедә яши. Гел хәлен белеп тордылар. Кечесе 2 июльдә кайтып китте. Социаль хезмәткәр дә Иван Николаевичка беркетелгән. Күршеләре дә күз-колак булды. Менә бүген дә күршесе Иван Николаевичның ихатасында күренмәвен сизеп кала... Авыл данлыклы фронтовик белән горурланып яшәде. Ул искиткеч феноменаль хәтер иясе иде... Аның яшәргә омтылышы  да зур иде әле...” — дип яза авылдашы турында район хакимияте башлыгы постына комментарий итеп Любовь Козлова, дип яза "Өмет"газетасы.  

"Башкортостан” телерадиокомпаниясе вакыйгалар урыныннан хәбәр итүенчә,ветеран йорты асты өскә китерелгән, җинаятьчеләр нәрсәдер эзләгән дип фаразлана.
Иван Николаевичның җансыз гәүдәсенә беренчеләрдән булып күршесе тап булган. Бабай бәйләнгән, башында күпсанлы җәрәхәтләр булган. Алдан ясалган нәтиҗәләр буенча, ветеранны кыйнаганнар, кыйммәтле әйберләр һәм акчалар таптырулары ихтимал.

Реклама

"Кызыл таң" басмасы язганча, тикшерүчеләр талау һәм үтерү факты буенча ике җинаять эше кузгаткан.

Фото: http://omet-rb.rbsmi.ru
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: