Шәһри Казан

Владимир Путин кече бизнеска ярдәм итәргә өндәде

Төбәкләрдә кече  бизнес өчен ташламаларга тотыла торган кеременең 2/3  өлешен хәзер федераль бюджет компенсацияләячәк.

 Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга еллык юлламасында шулай дип белдерде.

-Хәзер Федерация субъектларының инвестиция салым чигерүе акчасын, табышка салым буенча өч еллык ташламаны бирү хокукы бар. Тик алар әлеге мөмкинлектән сирәк файдалана. Төбәк бюджетларының ни өчен керемнәрен югалтуы аңлашыла да. Шунлыктан, федераль акчалар хисабына төбәкләргә инвестиция салым чигерүе керемнәренең 2/3 өлешен компенсацияләргә тәкъдим итәм, - диде Президент.

Реклама

Чара региональ бюджетка йөкләнеш аркасында кече бизнеска  булышу  авыр булган төбәкләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Сүз уңаеннан, Владимир Путин эре һәм мөһим проектлар өчен салым түләү буенча шартлар 20 елда үзгәрергә тиеш түгел, дип белдерде. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: