Шәһри Казан

WorldSkills катнашучыларына аерым транспорт булачак

Казанда 22-27 август көннәрендә узачак WorldSkills 2019 эшче һөнәрләре буенча дөнья чемпионаты катнашучыларын йөртү өчен 400 берәмлек транспорт әзерләгәннәр.

Реклама

Шуларның 226сы – автобус, 59ы – микроавтобус һәм 128е – төрле класс­лардагы җиңел автомобильләр. Бу хакта Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы ми­нистры Ленар Сафин хәбәр иткән.
Шулай ук чемпионат катнашучыларын йөртү өчен шәһәр урамнарында аерым бер полоса бүлеп бирәчәкләр. Аккредитация узган кешеләр һәм волонтерлар шәһәр транспортыннан бушлай куллана алачак.

Теги: WorldSkills
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: