Шәһри Казан

Worldskillsка 100 генә көн калды!

Бүген 14 май көнне Worldskills эшче һөнәрләр осталыгының Казанда узачак 45нче Дөнья чемпионаты башлануга 100 көн калды.

Әлеге уңайдан  төрле матбугат чараларының хәбәрчеләре башкалабызның  Җәлил исемендәге  үсмерләр клубына җыелды. Анда  Дөнья чемпионатында волонтер булып катнашачак яшьләрнең укулары башланып китте. Өйрәнүләр  август аена кадәр барачак.  Оештыручылар   җыелган егет-кызларга  үз фатихаларын бирделәр. Уңышлар теләделәр.

Реклама

100 көнгә багышланган чаралар аннары Дөнья чемпионаты булачак “Казан экспо” күргәзмәләр үзәгендә дәвам итте. Анда брифинг булды. Журналистлар каршында  Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Worldskills  Казан 2019 проектының җитәкчесе  Эмиль Гобәйдуллин, “Яшь һөнәр ияләре” (Worldskills   Россия) генераль директоры урынбасары Карина Саликова чыгыш ясады. Алар дөнья чемпионатының һәм милли чемпионат финалының  әһәмияте, аны үткәрүгә әзерлек турында сөйләделәр. Журналистларның күпсанлы сорауларын җавап бирделәр.  Соңыннан “Казан экспо”ның ярышлар узачак   КамАЗлар, вертолетлар һәи башка техникалар куелган  залларын күрсәттеләр.  

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: