Шәһри Казан

Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстан 110 мең кунак кабул иткән

Татарстанга Яңа ел бәйрәмнәре чорында 110 мең турист килгән, аеруча 3-6 гыйнвар көннәрендә туристлар күп күзәтелгән.

2016 елның Яңа ел бәйрәмнәрендә исә Татарстанга 130 мең турист килгән булган. Бу санның кимүе мәктәп балаларын автобусларда йөртү кагыйдәләре катгыйлануы, шуңа күрә броньланган турлардан күпләр, нәтиҗәдә, баш тартуы белән аңлатыла, дип искәртә Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте.
Бәйрәм ялларында Казан Кремле 96 мең туристны кабул иткән.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: