Шәһри Казан

Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү һәм аңа әзерләнү чорында куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм район башлыкларына Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү һәм аңа әзерләнү чорында куркынычсызлык чараларын көчәйтергә кушты.

Реклама

“Казан Россиядә Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү буенча популяр булган шәһәрләрнең бишлегенә керде. Шулай ук Болгар, Свияжск һәм Богородица монастыре да туристларны җәлеп итәчәк”, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.
Аның сүзләренчә, хокук саклау һәм янгынга каршы куркынычсызлык аерым контрольдә булырга тиеш. Ул хокук саклау органнарына, МЧС хезмәткәрләренә эшне көчәйтергә кушты, коммуналь хезмәтләр дә йомшаклык күрсәтергә тиеш түгел, дип өстәде. 
Президент ятим балаларны Яңа ел бүләкләре белән тәэмин итәргә кушты.

фото: god-2018.com

Теги: Яңа ел
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: