Шәһри Казан

Яңа ел көнендә коткаручылар республикада хәвеф-хәтәр булган урыннарга 57 тапкыр чыккан

31 декабрь – Яңа ел бәйрәме көнендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе хезмәткәрләре хәвеф булган урыннарга 57 тапкыр чыккан. Шулардан 16 хәбәрнең ялган булуы ачыкланган, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы идарәнең матбугат хезмәте биргән мәгълүматларга нигезләнеп.

Янгын сүндерүчеләр тугыз янгын сүндергән, алардан өчесе – торак секторда, ишегалларындагы корылмалар януның өч очрагы теркәлгән, бер гараж, ике мунча һәм сауна янган. Янгыннарның сәбәпләре – электр җиһазларын файдалану кагыйдәләрен үтәмәү, ут белән саксыз файдалану, шулай ук ут төртүнең бер очрагы ачыкланган. Коткаручылар юл-транспорт һәлакәтләре булган урыннарга алты тапкыр чакыртылган.
31 декабрьдә 13.59 сәгатьтә коткаручыларга Мамадыш районының Вандовка бистәсе янында, Кама елгасындагы Голодный утравында һәлакәт булуы турында хәбәр килә. Ачыкланганча, яр буеннан 50 метр ераклыкта, боз өстендә 1980 һәм 1978 елгы ике ир-ат 2х2 зурлыгындагы палатка корып, җылыну өчен 5 литрлы газ баллонын файдаланган. Газ шартлаудан икесе дә һәлак булган.

Реклама

Фото РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе сайтыннан алынды.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: