Шәһри Казан

Яңа ел төнендә Казанның җәмәгать транспорты төнге икегә кадәр эшләячәк

31 декабрьдә Казан автобуслары, троллейбуслары һәм трамвайлары төнге икегә кадәр эшләячәк. Метрполитен үз эшен төн уртасына кадәр дәвам итәчәк. Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Яңа ел бәйрәмнәре чорында, 30 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр, казанлылар һәм шәһәр кунакларына транспорт хезмәте ял көне графигы буенча күрсәтеләчәк», - диде комитет башлыгы.

Реклама

1 гыйнвар иртәсендә җәмәгать транспорты иртәнге җидедә эшли башлаячак һәм төн уртасында эшен төгәлләячәк, диде ул.

«6сыннан 7 гыйнварга каршы төндә Раштуа бәйрәмендә гыйбадәт төгәлләнгәннән соң 7 гыйнварда 01.30 сәгатьтә «Үзәк стадион» тукталышыннан тугыз автобус һәм бер троллейбус бәйрәмгә килгән кешеләрне өйләренә алып кайтачак», – дип өстәде Айдар Абдулхаков.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: