Шәһри Казан

Чыршы бизәгәнгә 11 миллион сум бирелә

2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 25 гыйнварына кадәр республикада муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чарасына һәм бәйрәмгә иң яхшы бизәлеш буенча конкурс уза.

– Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән, җиде ел элек безнең торак пунктларын, муниципаль районнарны һәм шәһәр округларын иң яхшы бизәүгә беренче конкурс игълан ителде. Шул вакыттан алып бу хәрәкәт елдан-ел киңәя бара. Ул үз эченә безнең муниципаль районнар эшчәнлегенең төрле өлкәсендәге кызыклы һәм стандарт булмаган тәкъдимнәрне, креатив карарларны ала, — ди Иҗтимагый палата рәисе Анатолий Фомин.

Реклама

Бәйгедә катнашучыларның хезмәтен бәяләү өчен 11 эшче төркем төзелгән. Алар, Яңа ел бәйрәмнәрендә барлык 43 муниципаль район һәм ике шәһәр округында булып, барысын да үз күзләре белән күреп кайткан.

– Шулай ук төрле муниципаль районда бизәү буенча үз тәкъдимнәрен кертте һәм беркетмәләр төзеде. Бу төркемнәргә Татарстан Мәдәният министр­лыгы, муниципаль берәмлекләр, хакимият органнары ягыннан муниципаль берәмлекләр эшен алып баручы вәкилләр, җәмәгать эшлеклеләре керде. Барлык эшләр 16 гыйнварга кадәр кабул ителәчәк, – дип белдерде Анатолий Фомин.

Лилия Локманова

Теги: "Иблис"
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: