Шәһри Казан

Яңа елның беренче көннәрендә Эшкуарлыкка ярдәм итү фондына «Татфондбанк»ның 37 клиенты мәрәҗәгать иткән

Яңа елның беренче көннәрендә Эшкуарлыкка ярдәм итү фондына «Татфондбанк»ның 37 клиенты мәрәҗәгать иткән. Бу хакта матбугат очрашуында "Татарстанның Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды" генераль директоры Андрей Афонин хәбәр итте, дип яза Татар-информ агентлыгы.

Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге электрон почта аша кабул ителгән.

Барлыгы 115 млн га исәпләнгән 61 комплект документ төзелгән иде. Әмма 56 комплект кына тикшерү үтте (аларның бишесе, тискәре мәгълүматлар булу сәбәпле, эшкуарлар белән күзгә-күз карап сөйләшкәнгә кадәр туктатылды). Нәтиҗәдә, без 110 млн 600 мең сумга микрозайм бирергә әзербез. Эшкуарлар белән килешүләр төзеләчәк, - диде Афорин.
"Татарстанның Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды" искә төшергәнчә, Фонд эшкуарлардан банк әйләнеше турында белешмәләр сорап ала, документлар иртәнге сәгать 7 дән кичке 11 гә кадәр кабул ителә.
Барлыгы 812 эшмәкәр ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: