16+

«Яңа Гасыр» Яңа елга әзерләнә

Күпләр Яңа ел бәйрәменә бер айлап вакыт бар дип йөргәндә, «Яңа Гасыр» каналы бәйрәм төнендә күрсәтеләчәк тамашаны әзерләп тә өлгерде.

«Яңа Гасыр» Яңа елга әзерләнә

Күпләр Яңа ел бәйрәменә бер айлап вакыт бар дип йөргәндә, «Яңа Гасыр» каналы бәйрәм төнендә күрсәтеләчәк тамашаны әзерләп тә өлгерде.

2-3 декабрь көннәрендә телеканал студиясендә татар эстрадасының иң популяр җырчылары һәм алып баручылары катнашында Яңа ел тамашасын төшерделәр.
Быелгы тамашаны, әллә ни күп уйлап тормыйча, «Күңелле Яңа ел» дип атарга булганнар. Күңеллелеге нәрсәдә икән? Моны «Яңа Гасыр» каналы тамашачылары 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә зәңгәр экраннар карап белә ала. Яңа ел тамашасы, гадәттәгечә, биш-алты сәгатькә исәпләнгән һәм тамашачылар рәтендә – ел дәвамында сез яратып караган телеканал алып баручылары, ә сәхнәдә иң популяр җырчылар урын алган.

Бәйрәм киче Яңа елның төп сәбәпчеләре Кыш бабай һәм Кар кызыннан башка гына уза алмый. Быелгы тамашада җаваплы рольләрне «Татар моңы» телевизион фестивале алып баручылары Зөлфәт Зиннуров һәм Роза Әдиятуллина башкарды. Кыш бабай һәм Кар кызы барлык тамашачыларны Яңа ел бәйрәме белән котлап узганнан соң, сәхнәдә юмор һәм пародия осталары пәйда булды.
Сәхнә сүзе осталарының берсе – юморист һәм шоумен Илсур Мортаза. Илсур әфәнде – соңгы берничә ел дәвамында «Яңа Гасыр» каналы Яңа ел тамашасының сценарий авторы. Быелгы тамаша искәрмә түгел. Автор үзенең шаян-җитди фикерләре белән тамаша барышында ук уртаклашты: 
– Сценарий «Яңа Гасыр» телевидениесе белән килешеп һәм киңәшләшеп язылды. Без эшнең һәр этабына аерым тукталдык. «Яңа Гасыр» белән гомер буе таныш, озак еллар бергә эшлибез. Яңа ел тамашасы моңа кадәр төрле-төрле формаларда эшләнеп килде. Тамашачыга бәйрәм кичендә өеп ниндидер зур мәгълүмат бирүне бик дөрестер дип санамыйм. Бәйрәм булгач, җиңел булырга тиеш. Яңа ел табыны артында кеше күңел ачып, кәеф-сафа корып утыра. Әгәр дә тамашачы тамашадан мәгънә эзләп, баш мие буразналарын «тирбәтә» башласа, бу бәйрәм булмый инде, – диде ул.

Татар эстрадасының билгеле сүз осталары Җәвит Шакиров, Эмиль Талипов һәм «Мунча ташы» эстрада театры солистлары Яңа ел тамашасыннан читтә калмады. Телеканал тамашачылары соңгылары башкаруында күпләргә билгеле Мәгъфур абый һәм Илдус маҗараларының дәвамын күзәтә алачак.
Заманча декорация һәм иң яхшы җырчылар тамашаны баетып кына җибәрде. Югары дәрәҗәдәге ут көйләнеше һәм тамашачы алкышлары бу байлыкны тагын да арттырды. Вакытыннан алда бәяләү урынсыз, телевизор караучылар барысын да үзләре Яңа ел төнендә Татарстанның төп телеканалыннан карый ала.

Реклама хокукында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading