Шәһри Казан

“Ягымлы яз”да катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады

Студентлар арасында ел саен уздырыла торган "Ягымлы яз" фестивале гаризалар кабул итә башлады. Башкалардан аермалы буларак, бу фестивальдә республика яшьләре генә түгел, Россия һәм чит илдән килүчеләр дә катнаша ала.

"Ягымлы яз" менә инде ничәнче ел яшь «йолдыз»чыклар өчен старт мәйданы булып тора. Фестиваль мәктәбен хәзер инде танылган җырчылар Раяз Фасихов, Алсу Хәбибуллина, Рөстәм Закиров, Ильвина та үтте. Яңа кабыначак йолдызчыкларны быел Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова җитәкчелегендәге жюри бәяләячәк.

"Ягымлы яз"ның быелгысы татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлана. Фестивальдә катнашучылар хореография, вокал, театр, шигърият, мода театры юнәлешендә көч сынашачак. Традиция буларак иң чибәр, милли җанлы кызлар арасыннан "Ягымлы язбикәне" дә сайлыячаклар.

Гаризаларны 12 апрельгә кадәр электрон форматта (http://goo.gl/forms/FGKlMhi5lL) тапшыра аласыз. Республика районнарыннан һәм чит илләрдән катнашучылар сайлап алу турын читтән торып үтәргә мөмкин. Моның өчен электрон гаризага конкурс программасының видеоязмасын җибәрергә кирәк (2375992@bk.ru) .
Фестивальнең сайлап алу туры Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең концерт залында 20 апрель көнне сәгать 10.00да башлана. Гала-концерт шул ук адрес буенча 21 апрельдә 17.30 сәгатьтә булачак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: