Шәһри Казан

Ял итәргә килгән укучы кызны биш йолдызлы төрек кунакханәсендә официант көчләгән

Россиядән килгән 15 яшьлек укучыны төрек кунакханәсендә көчләгәннәр: бу хакта җирле Hürriyet басмасына сылтамасы белән "Лента.ру" хәбәр итә.

Әлеге вакыйга Антальяда биш йолдызлы кунакханәдә була: кызны җирле официант көчләгән, дип хәбәр ителә. Укучы кызның гаиләсе кунакханә җитәкчелегеннән полиция чакыртуларын сораган, ләкин алар оешма абруена зыян китермәс өчен бу хәлне яшерергә тырышканнар.

Реклама

Ата-аналар төрек прокуратурасына официантка һәм кунакханә җитәкчелегенә карата гариза язган. Оешма булган хәлдә укучының үзен гаепли: аларның сүзләренә караганда, кыз кунакханәдә ял итүче ир-ат белән үбешеп торган һәм моны күргән официанттан бу турыда әти-әнисенә сөйләмәвен сораган. Шуннан соң укучы кызның кунакханә хезмәткәренә карата дәгъвалары барлыкка килгән, дип саныйлар кунакханәдә.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: