Шәһри Казан

Ял итәргә Кырымга бар

Атна ахырында Казан ярминкәсендә Кырым Республикасы делегациясе үзләренең туристик мөмкинлекләрен тәкъдим итте.

Кырымның курорт һәм туризм министры Игорь Котляр әйтүенчә, туристларны алар 770 мәйданчыкта (ял йортлары, санаторийлар, кунакханәләр) кабул итәргә әзер.

- Кырымга килгән һәрбер кеше матди мөмкинчелекләреннән чыгып һәм шәхси теләкләрен исәпкә алып, үзенә ошаган урын таба алачак. Соңгы арада Кырым җирлегендә шифаханәләр артып китте. Халык ял итеп кенә калмый, кирәкле дәвалану да ала. Бәяләр Кырымның төрле регионында төрле. Әйтик, Кара диңгез районында иртәнге аш кергән яшәү урынын тәүлегенә 800 сумнан табып була. Евпаториядә шифаханәләргә уртача бәя тәүлегенә 1400 сум, сезон вакытында 2000гә кадәр артырга мөмкин, - диде ул.

Реклама

Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова быел чит илгә чыгучы россиялеләрнең саны кимүен әйтте. Бу, беренче чиратта, кайбер авиарейсларның бетерелүе һәм бәя артуга бәйле.

- Быел сезон вакытында Казаннан Симферопольгә ике авиа­компания - «Аэрофлот» һәм «Грозный Аэро» туры рейслар ача. Алар сентябрьгә кадәр очачак. Бегишев аэропортыннан да рейслар булачак. Билет бәясе сезонның кызу вакытында 17-19 мең тәшкил итәчәк. Быел бу өлкәдә субсидияләр каралмаган, - дип хәбәр итте ул.

Сан
Кырымда 11,5 меңнән артык тарихи, архитектур һәм мәдәни һәйкәлләр, 900 тау куышы, 15 республика музее, 179 саклана торган табигый территорияләр, 15 шарлавык, биш тыюлык, 92 этнографик объект, 20 минераль су чыганагы, ял өчен ярак­лаштырылган 560 пляж бар. 156 мең кешелек 770 яшәү урыны әзерләнгән: 144 шифаханә, 217 сәламәтләндерү үзәкләре, 409 вакытлыча яшәү урыннары. Актив ял өчен планеризм үзәге, ун дайвинг-үзәк, 186 ял базасы һәм өч кемпинг эшли. Кырымга Россиядән 45 юнәлештә авиарейс­лар ачылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: