Шәһри Казан

Ял көннәрендә Казанда 753 юл-транспорт һәлакәте булган

Бу хакта Казан Дәүләт автоинспекциясе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Реклама

Әйтик, 20-23 февраль көннәрендә Татарстан башкаласында 753 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларның 8ендә - зыян күрүчеләр бар. Һәлакәтләр нәтиҗәсендә 11 кеше, алар арасында 3 машина йөртүче һәм 8 пассажир (шул исәптән бала) төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Моннан тыш, ял көннәрендә 2440 машина йөртүче һәм 566 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: