Реклама
Татарстанда узган ел 450 мең литр суррогат алкоголь продукция әйләнештән алынган.
2015 ел белән чагыштырганда бу 15 %ка күбрәк. Бу хакта Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекцясе уздырган коллегиядә хәбәр иттеләр.
2 меңнән артык тәртип бозучы җаваплылыкка тартылган. Гомуми штраф күләме 27,7 млн. сум тәшкил итә.
Узган ел Татарстанда 776 кеше ялган аракы белән агуланган, шуларның 36сы - балалар. Кызганычка каршы, агулануның 267 очрагында зыян күрүчеләрнең гомере өзелгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз