Шәһри Казан

Ялларда дүрт кеше пиротехникадан зыян күргән

Яңа ел бәйрәмнәрендә пиротехника белән саксыз куллану аркасында Казан, Чаллы, Чистай шәһәрләрендә дүрт кеше зыян күргән. Нәтиҗәдә барысының да күкрәк, кул тирәләре пешкән.

Полиция хезмәткәрләре тарафыннан 20 декабрьдан алып үткәрелгән профилактик чараларда 2,5 мең сәүдә ноктасы һәм складлар тикшерелә. Биредә 89 хокук бозу очрагы ачыклана (38 объект янгын сүндерү кагыйдәләрен тиешле дәрәҗәдә үтәмәгән, 22 пиротехника сатучы бу эшне законсыз башкарган, 20 нокта тыелган товар саткан).
Операция вакытында барлыгы 17 мең пиротехник эшләнмә кулга алынган. Әлеге профилактик чаралар халыкка игътибарлырак булырга бер этәргеч. Быел халык пиротехникага сакчылрак караган, узган ел 11 кеше уеннан уймак чыгарып җәрәхәт алган.
Пиротехника кулланып хокук бозган очракта гражданнарга 2-4 мең сум, урындагы затларга - 15-30 мең, юридик затларга 400-500 мең сум күләмендә штраф каралган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: