Шәһри Казан

Ялларда кая барырга? 

Бу ялларда теләгән һәр кеше агач утырту акциясенә кушыла ала. 9-10 ноябрь көннәрендә Лаеш районында агач утыртачаклар. Әлеге чараны «Урман бүләк итәбез» проекты волонтерлары оештыра. 

«Горки Парк» сәүдә үзәгендә бүген төштән соң китап ярминкәсе үтәчәк. Монда үзеңә ошаган китапларны бушлай алырга була. Кирәк булмаган китапларны да бирегә китерергә мөмкин. Китап алмашу күпләр өчен файдалы булыр, дип уйлый ярминкәне оештыручылар. 

Реклама

Спорт яратучылар өчен бу ялларда чаралар җитәрлек.11 ноябрьгә кадәр «Ак Барс» көрәш сараенда каратэ буенча Россия чемпионаты узачак. Анда Россиянең 65 төбәгеннән килгән спортчы көч сынашачак. Казанда узган әлеге ярышларда җиңүчеләрне каратэ буенча Россия җыелма команда составына сайлаячаклар. Чемпионатта яхшы нәтиҗәләр күрсәткән каратистлар исә 2020 елда Токиода узачак XXXII җәйге Олимпия уеннарында катнашу мөмкинлегенә ия булачак. Казанда узачак ярышта Татарстаннан барлыгы 14 спортчы катнаша.

Иртәгә 10 ноябрьдә Су спорты төрләре сараенда 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия Чемпонаты узачак. Монда Россиянең 60 төбәгеннән 900 спортчы көч сынашачак. 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: