Шәһри Казан

Янган фатирдан котылу өчен балконнан сикереп төшкәннәр

Казанда бер хатын-кыз ике баласы белән янган фатирдан балкондагы тәрәзәдән сикереп төшә.

Яна башлаган фатирдан качып котылу өчен, ике балалы хатын балконнан сикерергә мәҗбүр була. Янгын Казандагы Спартак урамындагы 88 В номерлы йортның икенче катында килеп чыга. Һәлакәт нәтиҗәсендә ун яшьлек кыз һәм ике яшьлек малай зыян күргән.

Шәһәр үзәгендәге тугыз катлы йортта чыккан янгын турындагы хәбәр 18 гыйнвар көнне 13.12 сәгатьтә кергән. Янгын сүндерүчеләр килү вакытына аш бүлмәсе һәм икенче каттагы балкон ут эчендә булган. Ярый ла, утны тиз сүндерә алганнар, фатирда беркем дә булмаган. Ачыкланганча, янгын сүндерүчеләр килгәнче йорт хуҗабикәсе, хатын-кыз балалары белән балконнан кар көртенә сикереп төшкән.

Реклама

Күрәсең, кешеләр җитди җәрәхәт алмаган, әмма балаларны яну продуктлары белән агулану диагнозы белән хастаханәгә озатканнар.

Янгын мәйданы 6 квадрат метр тәшкил иткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: