Шәһри Казан

Янгыннан зыян күргән Пушкин урамындагы йортны төзекләндерү өчен 24 миллион сум акча бүлеп бирелгән

10 февраль көнне Пушкин урамындагы йортта һәм аның түбәсендә гомуми мәйданы 600 кв метр тәшкил иткән янгын чыккан иде.

Ут йортның бишенче катында урнашкан фатирда эретеп ябыштыру эшләре аркасында чыга. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүгә 84 кеше һәм 23 берәмлек техника җәлеп ителә. Янгын аркасында 17 фатирга зур зыян килә: 5 фатир - уттан, 12се су агудан каза күрә. Аларда 33 кеше яшәгән. Фатирлар капиталь ремотлауга мохтаҗ.

Реклама

Казан үзәгендә әлеге йортны төзекләндерү өчен 24 млн сум акча бүленеп бирелгән.

Элегрәк шәһәр бюджеты хисабына янгында зыян күргән биш фатир төзекләндереләчәк дип хәбәр ителде. Аларны ремонтлауга китәчәк акчалар да шул 24 млн сумга керә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: