Шәһри Казан

Яр буйларын чистарта башлыйлар

Табигатьтәге чисталыкны тәртиптә тотуда халыкның да өлеше зур. Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына «Халык контроле» порталы аша елына 6 меңнән артыграк мөрәҗәгать кабул ителә. Шикаятьләрнең күбесе тиешсез урынга чүп-чар түгү белән бәйле. Бу эштә ярдәм иткән халыкны да буш итмиләр, хәбәр җибәрүчеләргә 1500 сум акча түләү каралган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Фаяз Шакиров быел уздырылган экология күзәтчелеге нәтиҗәләре белән таныштырды.

2019 елда экологиягә бәйле барлыгы 3 меңнән артык тәртип бозу теркәлгән. «Безнең максат – штраф салу түгел, экологияне пычратмауда кисәтү эшләре алып бару», – дип искәртә Фаяз Шакиров. Әгәр инде әйтеп тә аңламасалар, штрафка тартырга туры килә. Шул рәвешле быел тәртип бозган өчен салынган штраф күләме 34 миллион сумнан артып киткән.

Реклама

Табигатькә килгән зарарның 380 очрагы сулыклар белән бәйле. Питрәчтә, Тукай районында сулыкларга пычрак калдыклар агызу очраклары ачыкланган. Су кодексы буенча парковка урыны каралмаган икән, комлыкларда, су буйларында машина кую рөхсәт ителми. Моның өчен физик затларга – 2 мең, юридик затларга 200 мең сум штраф каралган. Былтыр машинасын су кырыенда калдырган өчен 1000нән артык кешегә штраф салынган.

15 июльдән исә «Чиста яр» дигән акция старт ала. Яшьләр оешмаларын, волонтерларны, халыкны яр буйларын чүп-чарлардан чистартырга чакыралар. «Чүп үзеннән-үзе барлыкка килми, аны кеше ташлый, табигатебезне саклыйк», – ди Фаяз Шакиров.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: