Шәһри Казан

Ярминкәләр сезне көтә

Башкалада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды һәм алар Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Сату урыннарына республиканың барлык районнары да җәлеп ителгән. "Агропромпарк"та 19 сентябрь, 3, 17, 31 октябрьдә Мамадыш, Норлат, Балтач, Апас районнары; 26 сентябрьдә, 10, 24 октябрьдә Арча, Саба, Кукмара, Аксубай хезмәтчәннәре сату итәчәк. Адоратский урамында урнашкан күпләп һәм...

Башкалада көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланды һәм алар Яңа елга кадәр дәвам итәчәк. Сату урыннарына республиканың барлык районнары да җәлеп ителгән.

"Агропромпарк"та 19 сентябрь, 3, 17, 31 октябрьдә Мамадыш, Норлат, Балтач, Апас районнары; 26 сентябрьдә, 10, 24 октябрьдә Арча, Саба, Кукмара, Аксубай хезмәтчәннәре сату итәчәк.

Адоратский урамында урнашкан күпләп һәм күмәртәләп сату базары каршындагы мәйданчыгында үтәчәк ярминкәгә 9 сентябрь, 3, 17, 31 октябрьдә Югары Осланнан, 26 сентябрьдә, 10, 24 октябрьдә Яңа Чишмә, Спас районнарыннан киләчәкләр.

Дәрвишләр бистәсендәге "Дерби" базары территориясендә 19 сентябрь, 3, 17, 31 октябрьдә Балык Бистәсеннән, 12, 26 сентябрьдә, 10, 24 октябрьдә Әлки районнарыннан китерелгән продуктларны сатып алырга мөмкин булачак.

26 сентябрьдә, 10, 24 октябрьдә 123 нче лицей каршындагы мәйданчыкта узачак көзге ярмикәгә Биектау районы киләчәк.

19 сентябрьдә, 3, 17, 31 октябрьдә Коләхмәтов белән Восстание урамнары киселешендәге сату ноктасына казанлыларны чүпрәлеләр көтеп кала. 26 сентябрьдә, 10, 24 октябрьдә шунда ук Буа районы хезмәткәрләре эшләячәк.

"Ягодная слобода" сәүдә үзәге каршындагы ярминкәгә 19 сентябрь, 3, 17, 31 октябрьдә Тәтеш, 26 сентябрьдә, 10, 24 октябрьдә Кама Тамагы районыннан киләчәкләр.

Чех базары каршында 19 сентябрьдә, 3, 17, 31 октябрьдә Лаеш, 26 сентябрьдә, 10, 24 октябрьдә Әлки районнары эшләячәк.

19 сентябрьдә, 3, 17, 31 октябрьдә Тинчурин исемендәге парк каршында сезне Әтнә уңганнары, 6 сентябрьдә, 10, 24 октябрьдә исә теләчеләр көтеп кала.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: