Шәһри Казан

Яшь йолдызчыкларга паспорт бирделәр

Камал театры каршында 600гә якын «Созвездие – Йолдызлык» фестивале лауреатлары Россия көне уңаеннан концерт куйды. Биредә 14 яше тулган яшь йолдызчыкларга Россия Федерациясе гражданины паспортын тапшырдылар.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттәхов артистларны һәм шәһәр халкын бәйрәм белән котлады. 
- Яшьләр безнең илне мөмкинлекләр территориясе дип кабул итәргә тиеш. “Созвездие-Йолдызлык“ фестивале нәкъ шул форматка туры килә. Биредә барлык республика балалары үз сәләтен күрсәтә ала, - диде министр. 


Паспорт алучы яшьләр фестивальдә беренче генә чыгыш ясавы түгел. Питрәч районының “Гретта” халык биюе коллективында чыгыш ясаучы Дарья Чурочкина “Йолдызлык”та инде бишенче тапкыр катнаша. 
-Быел без икенче дәрәҗәдәге лауреатлар булдык, узган ел өченче идек. Мине шулай тантаналы рәвештә бүләкләүләренә бик шат мин, - ди Дарья. 
 

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: