Шәһри Казан

Яшел Үзәндә инде бер атнага якын 13 яшьлек кызны эзлиләр

Яшел Үзәндә 13 яшьлек Трофимова Ксенияне эзлиләр, ул 2021 елның 18 гыйнварында өеннән чыгып китә. Һәм кызның алга таба хәрәкәт итүе турында берни дә билгеле түгел. Бу хактагы мәгълүматны "Поисковый центр" эзләү-коткару берләшмәсе төркемендә урнаштырганнар.

Реклама

Кызның буе 160 см, ябык гәүдәле, җирән чәчле, күзләре яшел-зәңгәр. Югалган көнне өстенә кыска кара төстәге куртка, ачык төстәге свитер, чалбар, аягына кара ботинкалар кигән, муенына соры-алсу шарф ураган була. Үзе белән рюкзагын да алган.
Кызның кайда икәнлеген белүчеләр булса, 112 яки 02 номерларына шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйлар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: