Шәһри Казан

Яшел Үзәндә янгында 31 кеше коткарылган

Торак йортта янгын төн уртасында чыккан.

Бүген төнлә Яшел Үзәндә коткаручылар янган йорттан 31 кешене алып чыккан. Янгын Гастелло урамында биш катлы йортның подвалында чыккан.

Реклама

Хәвефле хәл турында коткару хезмәтенә 1.13 сәгатьтә хәбәр ителә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә торак йортта көчле төтен таралып өлгергән була. Коткаручылар 31 кешегә урамга чыгарга ярдәм иткән. Алар арасында балалар да бар, диелә.

Янгын тиз арада сүндерелә, сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: