Шәһри Казан

Яшел Үзәндәге биш катлы йортта бер тәүлек эчендә икенче тапкыр янгын чыккан

Бу юлы ут чыккан йорттан 16 кеше коткарылган.

Яшел Үзән шәһәрендә биш катлы йортта бер тәүлек эчендә икенчегә янгын чыккан. Бу хакта ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгын сүндерүчеләргә Яшел Үзән шәһәренең Кече Кызыл урамындагы 1 нче йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 13:06 сәгатьтә кергән. 5 катлы коридор тибындагы йортта ут чыккан.

Реклама

Килеп җиткән коткаручылар әйтүенчә, йортның коридорлары куе төтен белән тулган булган. Биредә яшәүчеләрне баскыч буйлап, махсус маскалар кидереп чыгаралар.
Бәхеткә, ут тиз арада сүндерелә. Янгын сүндерүчеләр барлыгы 16 кешене, шул исәптән 5 баланы коткарганнар. Зыян күрүчеләр юк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: янгын
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: