Шәһри Казан

Яшел Үзәндәге ситуация үз контролемә алынды - Гүзәл Удачина

Бу хакта Татарстанның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина "Татар-информ"га хәбәр иткән.

- Мин бүген әлеге ситуация буенча Яшел Үзәнгә тикшерү белән бардым. Бу районда торак-коммуналь хезмәтләренә бурычлары аркасында бала алу очраклары теркәлмәгән, - ди ул.
Аның сүзләренә караганда, коммуналь хезмәтләргә бурыч булу баланың тормышына һәм сәламәтлегенә зыян салмый.
- Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгинның бурычлары булган биналарда яшәүче балигъ булмаган балаларны алу буенча эш оештыру йөкләмәсе закон белән нигезләнмәгән. Яшел Үзәндәге ситуацияне мин үз контролемә алдым, - ди Гүзәл Удачина.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: