Шәһри Казан

Яшелчәләрнең бәясе төшә

Россиядә яшелчәләр очсызлана башлады.

Мәсәлән, бәрәңге, кәбестә, помидор, суган, чөгендер, кишер бәясе төшә башлады. Бу хакта РИА Новости яза.

Кәбестә 11-17 июньдә уртача 9,72 процентка арзанайган (узган атнада аның бәясе 6,39 процентка кимегән, ел башыннан - 14,01 процентка арткан). Бәрәңге очсызлана башлады: хисап чорында ул 0,24 процентка кимегән (бер атна элек - 0,3 процентка, ел башыннан алып 10 июньгә кадәр - 41,34 процентка арткан), суган бәясе 2,09 процентка кимегән (моңа кадәр - 1,16 процентка, ел башыннан - 78,94 процентка арткан).

Реклама

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: