Шәһри Казан

Яшәгән йорты янында бер хатын-кыз үлгән

Кичә, 20 май көнне, 14 сәгатьләр тирәсендә Чаллы урамыннан очраклы үтеп баручы 112 номерына шалтыратып, 31/02 йорт янында хатын-кыз ятуы турында хәбәр иткән.

Бу хакта Челнинские известия яза.

Реклама

"Ашыгыч ярдәм" килеп җиткәнче, хатын-кыз җан биргән булган. Тәнендә биеклектән егылып төшү билгеләре табылган. Мәрхүмә әлеге йортның 3нче катында яшәгән булган. Әлегә фаҗиганең сәбәпләре билгеле түгел.

Бәхетсезлек очрагы булырга мөмкин дигән фаразлар да бар, хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: