Шәһри Казан

Язгы кич юлда йөргәннәр өчен куркыныч

Юллар пычрак, караңгыда еш кына юл аша чыккан кешене дә абайлавы авыр. Яз башлану белән, Татарстанның ЮХИДИ идарәсе юл йөрү куркынычсызлыгына аерым игътибар бирә. Татарстанның төрле районнарында юл иминлеге инспекторлары бу уңайдан аңлату эшләре башлады.

Чаллыда ЮХИДИ хезмәткәрләре халыкка яктылык кайтара торган махсус беләзекләр таратканнар, юлны тиешле урында үтү кагыйдәләрен искә төшергәннәр. Түбән Камада «Түбән Кама, яктырт» акциясе узган. Монда югары сыйныф укучылары яктылык кайтаручы киемнәр ярдәмендә утлы шоу оештырган. Балалар, модельләр сыман, үзләре теккән махсус киемнәрне күрсәткәннәр. Яшел Үзәндә укучылар белән гадәти булмаган тәҗрибә уздырганнар. Яшь инспекторлар материалдан ике кара тоннель ясаганнар. Берсенә – гади киемдәге пассажир, икенчесенә яктылык кайтаручы формадагы кергән. Нәтиҗәдә, ут яктысы төшкәндә, махсус формадагы кешенең тизрәк күренгәне исбатланган.

Реклама

«Юл йөрү кагыйдәләрен олысы да, кечесе дә белергә тиеш»,– ди ЮХИДИ хезмәткәрләре. Чистайда «Росинка» социаль тернәкләндерү үзәгендә юл йөрү кагыйдәләре турында өлкән буынга сөйләгәннәр. Үзәктә дәваланучы, ял итүче пенсионерлар юлларда булырга мөмкин төрле катлаулы вакыйгаларны анализлаганнар, инспекторларның сорауларына җавап биргәннәр, пазллардан юл билгеләре сурәтләрен җыйганнар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: