Шәһри Казан

Язгы каникул вакытында балаларга юлларда аеруча сак булырга киңәш ителә

20 марттан Казанда мәктәп укучыларының язгы каникуллары башланачак. Димәк, балалар урамда күбрәк вакыт үткәрәчәк. Моның белән бәйле рәвештә, юлларда балалар катнашындагы юл һәлакәтләре арту куркынычы туа. Мондый фаҗигаләрне булдырмау өчен, Казанның ЮХИДИ инспекторлары инде 9 марттан шәһәрнең белем бирү оешмаларына йөри башлый, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Реклама

Лекция һәм сөйләшүләрдә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре язгы чорда юлларда үз-үзеңне тоту үзенчәлекләре турында искә төшерәчәк.

Агымдагы ел башыннан балалар җәрәхәтләр алган юл-транспорт һәлакәтләренең саны өч дистәгә якын булган. Бу шәһәрдә теркәлгән зарарланучылар булган юл-транспорт һәлакәтләренең һәр унынчысы дигән сүз.

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 ноября 2017 в 23:11
    Туган телебезне саклыйк!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тибет медицинасы табиблары «Шәһри Казан»га кунакка килде