Шәһри Казан

Җылы көннәр 29 сентябрьгә кадәр дәвам итә

Бүген Казанда көндез һава торышы +23, +25 градуска кадәр җитәчәк, ди синоптиклар.

Төнлә исә 11, 13 градус җылылык көтелә. Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, республикабызда мондый җылы һава торышы 29 сентябрьгә кадәр саклана.
Алдагы берничә көндә һава температурасы климатик нормадан 9 градуска югарырак булачак. Аннары яңгырлар явуы ихтимал.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: