16+

Әйлән-бәйлән уйнадылар Каравон бәйрәмендә

25 май көнне Лаеш районы Никольское авылында XXVII Каравон рус халык бәйрәме узды. Традиция буенча, ел саен бәйрәмгә берәр танылган җырчыны чакыралар иде. Узган ел Лаешка Россиянең халык артисты Надежда Бабкина килсә, быелгы фестивальдә халык җырларын башкаручы Марина Девятова концерты булды.

Әйлән-бәйлән уйнадылар Каравон бәйрәмендә

25 май көнне Лаеш районы Никольское авылында XXVII Каравон рус халык бәйрәме узды. Традиция буенча, ел саен бәйрәмгә берәр танылган җырчыны чакыралар иде. Узган ел Лаешка Россиянең халык артисты Надежда Бабкина килсә, быелгы фестивальдә халык җырларын башкаручы Марина Девятова концерты булды.

Фольклор коллективлары да көтеп ала Каравонны. Татарстаннан тыш Нижгар, Ульяновск, Самара, Саратов өлкәсе, Удмуртия, Башкортстан Республикасыннан да 144кә якын катнашучы килгән иде.

Бәйрәм Каравон тарихын сурәтләү тамашасы белән башланып китте. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә бар иде.

– Күп милләтле республика тормышында Каравон зур урын алып тора. Әлеге бәйрәмне үткәрү безнең рус, удмурт, чуваш һәм башка милләтләр гореф-гадәтен хөрмәтләвебез хакында сөйли. Елдан-ел Каравонда катнашучы халык саны артуы, бәйрәмнең матурлануы сөендерә, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев үз чыгышында бәйрәмнең тарихы турында сөйләп китте. Каравон Николай Чудотворец — рус халкын яклаучы һәм саклаучы хөрмәтенә оештырыла икән.

 

Каравон бәйрәме Татарстан территориясендә урыс авылларында XVI гасырдан үткәрелеп килә. Аның 300 елдан артык тарихы бар. Элек православие дине изгесе Николай Чудотворецның престол бәйрәменә (22 май) өстәмә буларак үткәрелгән. Татар халкы язгы кыр эшләре тәмамлангач Сабан туен үткәргән мизгелдә, руслар Каравон оештырган.

Төп чаралар башланганчы, халык, чиркәүгә кереп, гыйбадәт кылган. Аннан өйләренә бәйрәм табынына ашыккан. Соңыннан исә халык урамга чыгып уйнаган, күңел ачкан. Борынгы гореф-гадәт буенча Каравон вакытында халык, бер-берсенең чәнти бармакларыннан тотып, сәгать теле буенча әйлән-бәйлән әйләнгән. Каравон атамасы да рус телендәге «хоровод» сүзеннән алынган дигән гыйбарә дә бар.  

Совет хакимияте урнашкач, Каравонны фольклор бәйрәме буларак оештырганнар. Сугыштан соңгы елларда динне кысрыклый башлагач, әлеге чара үткәрелми. 1988 елларда ул янәдән торгызыла. 2003 елда исә, Татарстан Президенты Указы белән, аңа дәүләт бәйрәме рәсми статусын бирәләр. 2011 елдан Бөтенроссия фестивале исемен ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading