Шәһри Казан

Йорт салыр идең, газ белән суы юк

Дәүләт Советында узган киңәшмәдә «Мәрхәмәт – Милосердие» депутатлар берләшмәсе хатын-кызларны эшкә урнаштыру, күп балалы гаиләләргә җир бүлеп бирү хакында сөйләштеләр. Баксаң, халык соңгы арада нәкъ менә шул сораулар белән күбрәк мөрәҗәгать итә башлаган икән.

Апрель аена алынган мәгълүматлар буенча бүген Татарстанда мәшгульлек үзәкләрендә 12 меңнән артык кеше исәптә тора, эш эзләүчеләрнең яртысыннан күбрәге хатын-кызлар. Чагыштырмача караганда, бу әллә ни күп түгел анысы, республикадагы 2 миллион хатын-кыз арасында эшсезлек 3 процентны гына тәшкил итә.

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева әйтүенчә, ачык вакансияләр саны 39 меңнән артып китә. Беренче чиратта җәмгыятькә эшче һөнәрләр, аш-су осталары, медицина хезмәткәрләре кирәк.

Реклама

Хатын-кызлар уртача 4,4 ай яңа эш урыны эзли. Министрлык оештыра торган яшь әниләрне башка белгечлеккә укыту программасының да ярдәме зур. Декрет ялында булган әниләргә һөнәрләрен парикмахер, туризм буенча менеджер, маникюр, ландшафт дизайны белгече кебек профессияләргә алыштырырга була.
Киңәшмә барышында ялгыз гына бала үстерүче әниләрне эшкә урнаштыруда ташламалар, өстенлекләр булдыру турында да фикерләр яңгырады. «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесенең җитәкчесе, Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова бу мәсьәлә буенча хәтта закон проектын тәкъдим итәргә кирәк дигән фикердә.
Көн кадагында торган тагын бер мөһим проблема – күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү. Программа җиде ел элек кабул ителсә дә, бу өлкәдә проблемалар кимеми.

Күп балалы гаиләләргә тапшырылган 33 меңнән артык җир кишәрлегенең бары 3 меңендә генә төзекләндерү эшләре башланган.
Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының төзелеш комплексына теләктәшлек күрсәтү бүлеге җитәкчесе Ольга Муханова әйтүенчә, кызганыч, күп проблема тиешле инфраструктура булмау белән бәйле. Бүгенге көндә торакларның 42,5 процентында гына электр үткәрелгән, су, газ кертү буенча чишәсе мәсьәләләр күп, юллар начар, асфальт турында бөтенләй әйтәсе юк.
Җир кишәрлекләрендә инфраструктураны рәткә китерү өчен якынча 35 миллиард сум акча таләп ителә.

Кызганыч, программа җиде ел эшләсә дә, күп балалы гаиләләрнең ничә проценты ул җирне сатуы, бу өлкәдә кайчан алга китеш булачагы кебек сорауларга төгәл җаваплар табылмады.
«Мәрхәмәт – Милосердие» оешмасы бу мәсьәләләргә күз йомарга теләми, әлбәттә. Сорауларның чишелеше белән ныклап торып шөгыльләнергә җыеналар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: