Шәһри Казан

Йортка да бәреп керәләр

Әлмәттә кеше йортына бәреп кереп, хуҗаларны талаган кешене Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлады.

Бу хакта мәгълүмат кичке сәгать җиделәрдә зыян күрүченең 34 яшьлек оныгыннан алына. Талаучының төс-билгеләре белән ориентировка шәһәрдәге кизү торган экипажларга тапшырыла.
Әлмәт урамнарын патрульләп йөргән ведомстводан тыш сак бүлеге экипажы охшаш ир-атны бер йорт ишегалдында күреп туктата. Шәхесен ачыклау өчен тоткарлыйлар.

Реклама

Элек берничә тапкыр хөкемгә тартылганы булган бу ирне зыян күрүче ханым таный, талап алынган кесә телефоны табып алына. Өлкән яшьтәге зыян күрүче ханым әйтүенчә, агач ишекне аягы белән бәреп ватып, бу ир аның йортына бәреп кергән һәм кулыннан телефонын тартып алган. Хуҗа хатын телефонын кире алмакчы иткәч, аны төртеп еккан да, табышын кесәсенә салып, урамга чыгып киткән. Бераз хушын җыя алу белән, зыян күрүче, иренең телефоны өйдә булуыннан файдаланып, оныгына шалтыраткан да бу хәлләрне сөйли алган.
Талауда шикле адәм полиция бүлегенең тикшерү төркеменә тапшырыла, аңа карата шушы көннәрдә процессуаль карар кабул ителәчәк.

Татарстан Росгвардия идарәсенең матбугат хезмәте

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: