Шәһри Казан

Юбилей булмый, әмма яңа чаңгы базасы төзеләчәк

Казанның Аккош күле янында “Динамо” спорт җәмгыятенең чаңгы базасы төзеләчәк. Бу хакта “Динамо” оешуга 95 ел тулуга багышланган матбугат очрашуында “Динамо” җәмгыяте рәисенең беренче урынбасары Салават Гайсин хәбәр итте.

“Әлегә без вакытлыча башка базага күчендек. Яңа стандартларга туры килгән ике катлы заманча база якынча ел ярымнан сафка басачак. Аның мәйданы элекке базаныкы кебек үк булыр дип көтелә”, - диде Салават Гайсин.

Сүз уңаеннан, 29 гыйнварда “Динамо” җәмгыяте оешканга 95 ел тулачак. “95 яшь “Динамо” өчен – юлның башы гына әле. Без илебез кебек үк алга барабыз, үсәбез. Бүгенге көндә берничә проектны тормышка ашыру өстендә эшлибез”, - диде С.Гайсин.

Реклама

Татарстан “Динамо”сы хокук саклаучылар арасында оештырылган сигез Бөтенроссия спартакиаданың җидесендә җиңү яулаган. Моннан тыш, күп еллар дәверендә “Динамо” күп санлы чемпионнарны тәрбияләгән. Алар арасында Гөлнара Сәмитова, Наилә Гыйләҗева, Екатерина Гамова, Елена Мигунова, Федор Симашов, Максим Михайлов, Александр Курамшин һәм башкалар бар.

Юбилей елы булса да, “Динамо” зур чаралар, концертлар үткәрергә планлаштырмый. “Пандемия безгә дә йогынты ясады. Әлбәттә, без билгесез солдат каберенә чәчәкләр салачакбыз. Әмма 90 еллыктагы кебек тантаналы концертлар булмаячак”, - диде Салават Гайсин.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: